Сценарий открытия кинофестиваля детского творчества

[ Скачать с сервера (22.9Kb) ] 27.07.2015, 18:37

Хуш килэсен 2015 ел!

Төзеде   Галлямова В.Р Башкортостан МБДОУ Кортлыкул балалар бакчасы тәрбиячесе

Залга, биеп, балалар керә. Уртада чыршы бизәлгән.

Алып баручы: Нинди матур безнең чыршы!
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын Яңа ел!

Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь-яшел чыршы килгән.
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.

Исәнме, чыршы, исәнме,
Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Без бик сагынып көттек.

Күрегез бу чыршыны.
Чыршының да чып-чыны.
Нинди төз, матур, биек
Тора түшәмгә тиеп.

(Телефон шалтырый.)
Алып баручы: Алло, Кортлыкул Балалар бакчасы тыңлый. Кем әле бу? Кыш бабай? Балалар, тыңлагыз әле, Кыш бабай нәрсә әйтер икән?
Кыш бабай: (тавышы ишетелә): Оныгым Кар кызы белән сезнең котлау һәм чакыру кәгазегезне алдык. Без бик шатландык, тиз генә җыендык та юлга чыктык тик менә: Урманда буран, карны очыра,
Карны туздыра, каты сызгыра.
Ап-ак булганнар басу-кырларым.
Кар белән тулган урман юлларым.
Шуңа күрә без туктап калдык, юлларны чистартырга балаларны җибәрмәссезме икән?
Алып баручы: Хәзер, хәзер, бабакай, берәр чарасын табарбыз.

- Балалар, урманны кемнәр яхшы белә? Көрәкләрне алып, юлларны чистартып кайтыгыз.

Кыш килде, кыш килде,
Безгә яңа эш килде.
Мамык карлар көрибез.
Юллар такыр, киң булсын,
Асфальт юлга тиң булсын.

Алып баручы: Билгеле бу кара урманда
Күптөрле ерткыч та бар.
Юк түгел аю, бүре,
Төлке җиһан корткыч та бар.
(Кэжэ белэн сарык башларын иеп керэлэр.)
Кэжэ:Эй сарык дус нишлибез инде улэннэр дэ кар астында калды.
Сарык: Безгэ печэн салучы да су эчеруче дэ юк. Бурелэр дэ ботка пешермилэр ичмасам.
(Куян йөгереп керә, ул курыккан.)

Куян: Исәнмесез,кэжэ белэн сарык. Кар кызын күрмәдегезме? Аңа әйтәсе сүзем бар иде. Явыз бүре Кыш бабайның капчыгын урлаган (китә).

Кэжэ : шул явыз бурелэрдэн кон булмады, инде балаларга дигэн кустэнэчлэрне дэ урлаган.
Сарык:ул бурене табырга да акылга утыртырга кирэк.
Кэжэ:Эйе шул,дустым.Әйдә эзләп табыйк үзен!( китэ башлыйлар да чыршы тобендэ бурене курэлэр) Карагыз әле юньсезне, чыршы астына кереп, йоклап ята (карны йомарлап тәгәрәтәләр, бурегэ ыргыталар).

Буре :Бу нинди эш, нинди чыр-чу?
Тәмләп йокыга киттем.
Сез мине уяттыгыз!
Ник миңа кар ыргыттыгыз?

Сарык:Син,Буре, алдаштырып маташма. Әйт тизрәк, кайда Кыш бабайның бүләк капчыгы, тиз чыгарып куй алдыма!

Буре : Ярый, ярый, ачуланмагыз. Хәзер алып киләм капчыкны.

Барысы да буре артыннан китәләр. Буре кире үзе генә керә.

Буре (көлеп): Ха-ха-ха. Ышандылар. Кызык иттем әле үзләрен. Шул кирәк аларга. Бөтен халыкны, балаларны Яңа ел бәйрәменә чакыралар. Ә мине чакырмадылар. Кыш бабай барысына да бүләк әзерләгән. Ә миңа юк. Әй, ашыйм да, бетерәм бөтенесен, калса, яшереп куярмын. Шуның белән минем эш бетте.(чыгып китә)

Алып баручы: Балалар, әйдәгез явыз бүре узенэ жазасын табар, безнең күңелле бәйрәмне ишетеп Кыш бабай килеп җитәр.
(Ут яна. телефон шалтырый).
Алып баручы: Алло, Кыш бабай,
Безнең эшләр бик яхшы.
Унган малайлар сезнең
Килер юлны чистартты.

Суык бабай кил безгә
Яңа ел бәйрәменә,
Чыршы әйләнәсендә,
Җыр җырлап әйләнергә.
Уенчыклар, бүләкләр
Безгә тагын алып кил.
Соңга калма, бабакай,
Атлап түгел, чабып кил.

(Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.).
Кыш бабай: Исәнмесез, балалар,
Исәнмесез, кунаклар.
Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләр алып килсен. (баш ия)

Балалар кул чабалар.
Кар кызы. Ак сакаллы, ак күңелле
Бабам белән без
Җир өстенә аклык – пакьлек
Алып киләбез.
Яңа ел белән сезне,
Яңа бәхетләр белән!

Кыш бабай: Кар бураннар туздырып,
Барыгызны туңдырып,
Ерак юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.

Алып баручы: Хуш киләсең, Кыш бабай,
Әйдә тизрәк уз, бабай.
Балалар сезне көтте,
Тагын бер яшькә үсте.

Кар кызы: Бабакай, кара әле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!
Кыш бабай: Әйе шул, мин аларга урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем. Балалар, чыршы сезгә ошадымы?
Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә,
Бәйрәм итәргә килгән.

Ал.бар. Нидер җитми бит, чыршыга
Карагызчы, балалар!
Белдем, белдем, утлар янмый,
Нигә янмый соң алар?
Бәйрәмебез гади түгел,
Зур шатлыклар бәйрәме.
Чыршы балкып торыр иде,
Ничек кабызыйк аны?
Кыш.баб. Хәзер мин үземнең тылсымлы таягымнан сорыйм. Әйе-әйе. Ә-ә, тылсымлы сүзләрне әйтергә онытылган икән бит. Әйдәгез, бергәләп әйтик.
- Чыршы, чыршы кабын син!
Утларыңны балкыт син!
Кыш.б. Кабынмый бит! Тагын тылсымлы таяктан сорарга туры килә. Ә-ә, кемнеңдер дәшми калган икән бит. Әйдәгез әле, тагын кабат әйтеп карыйк! (Ут кабына.)

Ал.бар. Бигрәк күңелле булып китте.
Тыпыр-тыпыр биергә
Паркет идәннәр кирәк
Паркет идәннәргә басып
Шарт-шорт тибәргә кирәк.
Суык бабай, алтыным,
Битләрең кызарган.
Әйдәле, бер биик,
Уздырып кызлардан.

Кыш бабай, әллә яшь чакларыңны искә төшереп бер биеп аласыңмы соң?

“Кыш бабайны биетү”
Ал. бар.Булдырдың бабакай, арыгансыңдыр. Эзрэк ял итеп ал.

Кар кызы: Миңа да эссе була башлады. Кар да яумый. Минем дусларым, нәни кар бөртекләрем сез кайда, ау!
“Кар бөртекләре” биюе.
Алып баручы Сезгә дип алар матур җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Ягез, балалар, хәзер инде һөнәрләрегезне күрсәтегез..

Концерт номерлары:



Алып баручы: Кыш бабай, безнең балалар, хонэрлэренләрен курсэтеп бетерделәр.
Кар кызы: Бабакай, уян әле тизрәк (бабай уянмый). Мине дә ишетми. Инде хәзер Кыш бабайны ничек уятыйк?
Бала:Бер дә борчылмагыз. Хәзер уятам аны. Ягез әле, дусларым, минем янга килегез, шалтыравыклар белән бер биеп алыйк. Безне Кыш бабай ишетеп, йокысыннан уянсын.
Шылтырмакларлар белэн бию

Кыш бабай: Кем миңа йокларга бирми, шалтыравык шалтырата? Ә-ә-ә-ә, сез икән әле, шуклар! Хәзер мин сезне үземнең капчыгыма салып алып китәм. Ягез тизрәк керегез капчыкка.

Балалар капчыктан чыгып, Кыш бабайның артына качалар.

Кыш бабай: Их, шаяннар, шаяннар. Кыш бабагыз белән шаяртырга уйладыгызмы? Ярый, балалар, мин сезнең белән уйнадым, шигырьләр тыңладым, җырладым, биедем. Сез бик зур үскәнсез. Балалар, әйдәгез әле минем белән уйнап алыйк.
Уеннар.
Кыш б. Рәхмәт бабагызны куандырган өчен.

Китәләр. Ут сүнә.
Икенче яктан буре чыга Зал уртасына утырып капчык бутый.
Буре.Монысын мин ашамыйм,монысын мин яратмыйм.
(Кэжэ белэн сарык куркалар тик кузэтэлэ,пышылдап кына сойлэшэлэр)
Кэжэ : Кара эле сарык бу бит Кыш бабайнын балаларга дигэн булэклэре тугелме сон.
Сарык :бэ-э-э,шулай бугай.
Сарык,кэжэ бергэ: Нишлэргэ сон?
Буре :Фу тэмсез икэн бу конфет. Эл-эллэ,тешем сызлый башлады,(сикергэлэп тешен тотып йори.)
Кэжэ(батыраеп китеп) Эхэ элэктенме.Шул кирэк сина.
Сарык Эйе шул.
Кэжэ :.Бар эле сарык кил капчыкны алып. Буре башы бит анда унике монысы уноченче булыр.
Алар янына Кыш бабай белән Кар кызы килә.
Кэжэ :Борчылма, Кыш бабай, менә без бу явыз каракны тоттык.
Кыш бабай афарин дусларым бик рэхмэт.

Буре Ах, эш харап, эш харап, Кыш бабай, зинһар өчен, тимә, мин хәзер сиңа капчыгынны бирэм,кэжэ белэн сарыктан да коткара кур.

Кыш бабай: Их, син, урман карачкысы. Рөхсәтсез кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгын оныттыңмы әллә.

Буре Минем дә сезнең белән бәйрәм итәсем, бүләк аласым килде.

Кыш бабай (бурегэ):Яңадан начарлык эшләмәсән, без сине гафу итәбез. Балалар, гафу итәбезмебурене.Буре яңадан беркайчан да, беркемгә дә начарлык эшләмим, дип ант итә, кичерүләрен сорый.

Кар кызы: Ярый, дусларым, соң булса да, уң булсын.Буре үзенең гаебен аңлады, яңадан начарлык эшләмәс.
Кыш бабай: Кайда эле минем кэжэ белэн сарык.Курсэткэн батырлыгыгыз очен мин туачак яна 2015 елны сезнен ел дип иглан итэм! Рэхмэт сезгэ.хэрвакыт шундый кыю,батыр булыгыз.
Кэжэ : Яңа елда безгә кирәк:
Бәхет-шатлык булсын күбрәк.
Чынга ашсын сценарий открытия кинофестиваля детского творчества бар хыяллар,
Кайгы-хәсрәт үтсен читләп.
Сарык: Елмаегыз, шатланыгыз,
Иске елда калсын узган,
Бәйрәм итик бергә-бергә,
Өр-яңа ел белән, дуслар.
Буре бүләкләр тартып чыгара.

Кыш бабай: Менә дусларым сезгә
Яңа ел бүләкләре.
Матур, рәхәт яшәгез,
Шул минем теләкләрем. (булэклэр тарата)

К.б. Көтеп алган очрашулар
Тиз генә үтеп китте
Инде хәзер саубуллашып
Китәр вакытлар җитте.
Күңел тынычлыгы телим,
Яңа елда һәркемгә
Бәхет, шатлык, сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
Кар кызы. Бәйрәм үтте, ә Яңа ел
Һәрбер өйгә киләчәк
Яхшы булсын, имин булсын
Матур булсын киләчәк.
К.Б.Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.
Яңа елга яңа юлдан,
Нык басып бердәм керик.
Иң изге,саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.
Алып баручы: Яңа бәхет, зур уңышлар
Алып килсен Яңа ел.
Шатлык белән үтсен һәр көне,
Котлы булсын, Яңа ел!

Бүлек: Татарча сценарийлар
Караулар: 9998 | Күчерүләр: 448 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 3.5/4

Источник: http://sehne.ru/load/scenarijlar/tatar/ja_a_elga_bagyshlangan/1-1-0-48

Поделись с друзьями



Рекомендуем посмотреть ещё:


Закрыть ... [X]

СМС с днем работников уголовного розыска Подарок ко дню рождению мамы своими руками



Сценарий открытия кинофестиваля детского творчества Конкурсы и тесты для детей детского канала Карусель
Сценарий открытия кинофестиваля детского творчества Воспитатель года России
Сценарий открытия кинофестиваля детского творчества Плакат 1 Мая, постеры, билборды, открытки, баннеры
Сценарий открытия кинофестиваля детского творчества Cached
Сценарий открытия кинофестиваля детского творчества Открытый конкурс по 44-ФЗ: сроки и порядок проведения
Сценарий открытия кинофестиваля детского творчества Вакансии государственной гражданской службы
Сценарий открытия кинофестиваля детского творчества Киви кошелек регистрация и вход в Visa QIWI Wallet
Конкурс шляпа - Прослушать музыку бесплатно Скриптонит Х Тати скачать музыку бесплатно и слушать онлайн Установка большого Linux-кластера: Часть 4. Установка узлов и Толкование Первого Послания к Коринфянам Новости Минска сегодня Последние криминальные

ШОКИРУЮЩИЕ НОВОСТИ